Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Һөнәрленең кулы алтын."Әдәби- музыкаль кичә.

    18 нче август көнне, Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәктә,"Һөнәрленең кулы алтын."- исемле әдәби музыкаль кичә уздырдык. Татар халкы борынгыдан һөнәр осталарына бай булган. Элек- электән һәр төбәк аерым бер кәсеп белән дан тоткан. Бер авыл үзенең киез итек басучылары, тире иләүчеләр белән макталса, икенчеләре- тун, мехтан бүрек тегүчеләре, калайчы- миччеләре,өченчесе- шәлчеләре, оста куллы бәйләүчеләре , күнчеләре, чүлмәкчеләре, чабата ясаучылары белән дан казанган. Без бәйрәмебезгә кунак итеп оста бәйләүче Нутфуллина Румия Радик кызын чакырдык. Ул үзенең бәйләгән әйберләре белән таныштырды,бәйләү серләренә төшендерде. Мастер класс уздырды.

              Һөнәр сайлаганда Сез үз язмышыгызны сайлыйсыз.Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.

Һөнәрләр күп: кем булсаң да

Игенчеме, эшчеме?

Тик онытма бер нәрсәне:

Хезмәт бизи кешене.

Яраткан хезмәтең булу- зур бәхет- дигән теләк белән кичәбезне тәмамладык. Әдәби музыкаль кичәбез матур җыр, биюләр белән үрелеп барды.