Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Табигать- туган йортыбыз." Табигатькә сәяхәт.

                   Берәүләр шәһәрдә яшәсә, без исә, гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир балалары."Шәһәрне макта, авылда тор"- дигәннәр борынгылар һәм ялгышмаганнар. "Табигать кочагында яшәү, аны күреп тору,аның белән сөйләшү- бәхет."Без шул бәхеткә төренеп яшибез, чөнки без барыбыз да табигать балалары. Яшел урманнарның шавы, чишмәләрнең челтерәгән тавышы,күлебезнең сихри зәңгәрлеге күңелләргә сихәт бирә. Табигать безне туендыра, рухландыра, яшәү өчен дәрт бирә, көч- күәт өсти, матурлата,илһамландыра. Тирә юнебез чиста, ямьле булсын,һәрчак балкып торсын.Һәр кеше үзе яшәгән җирне,аның табигатен яратырга, байлыкларын сакларга, киләчәгебез турында  уйланып яшәргә тиеш дип сәяхәтебезгә нәтиҗә ясадык.