Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Дару үләннәренең шифасы." Сәламәтлек дәресе.

              7 нче август көнне, балалар белән, табигатькә чыгып, "Дару үләннәренең шифасы"- дигән сәламәтлек дәресе уздырдык. Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый. Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Дару үләннәрен таный, дөрес җыя белү, халык медицинасын тормышта куллана белү сәламәтлекне ныгытуга файда бирә. Китапханәче, үзебезнең якта үсә торган дару үләннәре турында таныштырып, аларны ничек дөрес җыярга, киптерергә, кулланырга икәнен аңлатып узды.Табигатьтә спорт уеннары уйнадык, рәхәтләнеп ял иттек.