Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Тыныч булсын күгебез!" Тарихи сәгать.

           22 июнь - Хәтер һәм кайгы көненә багышланган тарихи сәгатебез "Тыныч булсын күгебез!" - дип атала. 1941 елның 22 нче июне - һәммәбезгә таныш дата. Бу көнне, алсу таң атканда, туган илебезгә немец - илбасарлары һөҗүм иткән.Алсу таң канлы таңга әйләнгән. Бу сугыш 1418 көн һәм төн дәвам иткән. Безнең якты тормышыбыз, бәхетле киләчәгебез өчен үзләрен аямыйча көрәшкән батыр   якташларыбызны беркем дә, һичкайчан да онытырга тиеш түгел. Тарихи сәгатебез һәлак булганнар истәлегенә ясалган обелискка чәчәкләр кую белән тәмамланды.