Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Сабантуй батырына- чиккән сөлгем- минем бүләгем." Фольклор сәгате.

                3 нче июнь көнне күркәм йола- сөлге җыюны оештырдык. Бүләкләр җыю- әйбер җыю, яулык җыю, хәзер дә күңелле күренеш. Гармун тарткан, җыр сузган үсмерләр, егетләр авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыя. Гадәттә, йорт хуҗасы яки хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала. Шунысы да кызык, сабантуйга кунакка кайтканнар да бүләк бирә. Бүләкләр күп җыела. Борынгыдан килгән йола буенча яшь килен бүләге аерым алына. Йола буенча хәзерге вакытта алар күлмәк бүләк итә.

          Атлар иярләдеңме,

          Тайлар йөгәнләдеңме,

          Сабан туе җитә диеп,

           Бүләк әзерләдеңме?