Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Яулыгым- йөз аклыгым!" Фольклор кичә.

              30 нчы май көнне "Яулыгым- йөз аклыгым" дигән фольклор кичә уздырдык. Кичәгә өлкән буын апалары Шарифуллиа Мөнирә, Фазуллина Лүсә һәм 40 елга якын белем биргән, хәзерге көндә мәчетебездә гарәп хәрефләрен өйрәтүче, дин дәресләрен өйрәтүче Зәйнуллина Гөлфия апа чакырылган иде. Гөлфия апа бик матур итеп яулыкларның тарихы, шулай ук шәлләр турында, алъяпкычлар турында  таныштырды. Яулыклар һәрбер хатын- кызның башларын, иңнәрен җылытып, матурлап тормышыбызга ямь биреп торалар. Мөнирә апа белән Лүсә апа чигү чиккәннәрен, носкилар, башмаклар, көрпә бәйләүләре турында сөйләделәр. Укучылар үзләренең сорауларын бирделәр, кунаклар җавап кайтарды. Бу апалар яшьлек хәтирәләрен сөйләп, киләсе буынга гореф- гадәтләрне дәвам итәргә кирәклеген җиткерделәр. 

                  Татар халкының борынгыдан килгән уен җырлары: шәл бәйләдем, яулык салыш, Миңлебай уеннарын уйнадык.

                   Кичә барышында яулыкларга, шәлләргә багышлап җырлар җырланды, шигырьләр укылды. Кичә бик күңелле булды.