Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Бәхетле балачак - күңелләрдә калачак!" Спорт бәйрәме , күңелле уеннар.

       1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, 2 июнь көнне, Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәк каршында, "Бәхетле балачак- күңелләрдә калачак."- исемле спорт һәм күңелле уеннар уйнатылды. Спорт уеннары арасында музыкаль пауза булды. Бәйрәм балаларның шат авазыннан гөрләп торды. Бер генә бала да читттә калмады, рәхәтләнеп күңел ачты. Күк йөзебез аяз, балаларыбыз бәхетле, киләчәк тормышыбыз якты булсын!