Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Акция. "Батарейка тапшыр- керпенең гомерен сакла!"

           "Батарейка тапшыр- керпенең гомерен сакла!" акциясе тәмамланды. Җиңүчеләре бүләкләнде. Бик күп укучыларыбыз һәм детсадта тәрбияләнүче балалар акциядә актив катнашты. Кулланылган батарейкаларның кеше сәламәтлегенә һәм табигатебезгә зыянлы икәнен аңлап үсәләр. Мәктәп, детсад буенча урыннар аерым куелды. 1 нче урын мәктәп буенча Низамова Алинә, ә детсад буенча Мөхәммәтҗанов Исламга бирелде. Акциядә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Сәламәтлек, бәхет, шатлык, укуларында зур уңышлар телим. Киләсе акцияләрдә дә актив катнашуыгызны көтеп калам.