Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Дәва буладыр бары тик балдай татлы сүз генә!(уен-кичә)

1 июньдә бик матур бер бәйрәм бар – балаларны халыкара яклау көне.Шул бәйрәмне билгеләп үтү өчен, без – Ашытбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә лагерьга йөрүче балаларны ял бакчасына чакырдык.Бәйрәмне тагын да күңеллерәк итү максатыннан кичәгә клоуннар,җәнлекләр дә килгән иде.Балалар рәхәтләнеп уйнадылар,биеделәр,осталыкларын күрсәттеләр,күңел ачтылар.Ахырдан балаларга бәйрәм күчтәнәчләре тараттык.Тирә-юнь балаларның шат авазыннан яңгырап торсын иде, дигән теләктә алар белән саубуллаштык.