Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Табигатьне саклыйк һәм яклыйк!”(экологик дәрес)

   18март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә табигать байлыкларын саклау буенча җаваплылык хисләре, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, “Табигатьне саклыйк һәм яклыйк!” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрелде.Анда урта мәктәпнең 8-9 класс укучылары катнашты.”Табигать һәм кеше бербөтен”,  “Кеше һәм табигатьнең үзара бәйләнеше” дигән темалар буенча әңгәмә үткәрелде.Табигатьне саклау проблемасы аеруча мөһимлеге турында дәлилләр китерелде.Безнең китапханәбездә дә табигатьне саклау буенча “Сдай батарейку-спаси ёжику жизнь!” исемле акция бара.Чараның ахырында укучылар өйләреннән алып килгән кулланылыштан чыккан батарейларны тапшырдылар һәм китап кыстыргыч белән бүләкләнделәр.

    Табигать -безне туендыручы,яшәргә көч-дәрт бирүче дә. Шуңа күрә һәр кеше табигатьне яратырга ,аны саклау өчен көрәшергә тиеш дигән нәтиҗә ясадык.