Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы” (әдәби викторина)

   Барыбызга да билгеле булганча, 21 февраль – туган тел көне буларак зурлап билгеләп үтелә.Безнең Ашытбаш авыл китапханәсе дә бу датага багышлап “Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы” дип исемләнгән әдәби викторина үткәрде.Чарада башлангыч класс укучылары катнашты. Китапханәче балаларга  татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды.Кичәдә “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды.