Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Матбугат битләрендә...”

7нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә югары класс укучылары өчен матбугат көне үткәрелде.Анда Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 10нчы класс укучылары катнашты.Китапханәче укучыларны 2019 нчы елда киләчәк газета һәм журналлар белән таныштырды.Укучылар белән “Ялкын”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Идел”, “Сәхнә” журналларына күзәтү ясадык.Малайлар күбрәк спорт, атвтомобиль темасын яктырткан рубрикаларны үз итәләр икән.Ә кызларны  исә, хәзерге заман модасы, аш-су, дөрес туклану,  поэзия кызыксындыруын белдек.Чара укучыларга бик ошады, җанлы әңгәмә белән вакытның узуы да сизелмәде.