Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Һөнәрләр бик күпләр, бар да кирәк кебекләр!” (дискуссия)

   Барыбызга да билгеле булганча, 2019нчы ел- “Эшче профессияләр елы” дип игълан ителгән иде.Шул уңайдан, 17 январь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә укучы балалар белән һөнәрләр темасына чара үткәрелде.Китапханәдә “Илнең киләчәге – эшче яшьләр кулында”! дигән китап күргәзмәсе эшли башлады.Анда профессияләр турында китаплар, алдынгы хезмәтчәннәр турында язылган матбугат материаллары урын алды. 2018нче елгы “Идел” журналының апрель санында, Г.Закированың “Эшсөярләр” дигән мәкаләсендә безнең авылдашыбыз – Шәкуров Рәис абый турында язылган материал белән дә танышып үттек.Бар яктан да килгән, тырыш, эшчән кешеләр үзебезнең авылда да бар икән бит.Укучыларга менә шундыйлардан үрнәк алырга кирәклеге турында әйтеп кителде.Аннары балалар белән хезмәт, һөнәрчелек буенча мәкаль-әйтемнәрне дә искә төшереп уздык.Чараның азагында кулы һөнәр белгән кеше киләчәктә яхшы тормышлы булыр дигән нәтиҗә чыгардык.