Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Каршы алыйк бергәләп, искечә Яңа елны!” (авыл бәйрәме)

     Әле кайчан гына яңа ел җитә дип йөргән булсак, инде искечә яңа елны каршылар көн дә килеп җиткән икән бит.Менә шул уңайдан, 12 нче январь көнне  күрше Кысна авылында матур бәйрәм булып узды.Аны Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә үткәрде.Авыл халкын бәйрәм белән котларга Ташкичү авыл җирлеге башлагы Файзуллин Фәһим Фатих улы да килгән иде.Бәйрәмгә кунак булып Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы, яңа ел символы Дуңгыз да килгән иде.Алып баручы авыл халкын  бәйрәмнең шартлары, кагыйдәләре белән таныштырып үтте.Аннан соң Кыш бабай белән Кар кызы командаларыннан торган 2 команда барлыкка килде.Уенчылар чын күңелдән, зур тырышлык күрсәтеп, 8 турдан торган ярышларда катнаштылар.Ахыргы нәтиҗәләр буенча, 2 команда да җиңүче дип табылды һәм аларга бүләк тапшырылды.Уеннар концерт номерлары белән чиратлашып барды, авыл үзешчәннәре, кайткан кунаклар җырладылар, биеделәр, шигырь сөйләделәр.Бер почмактагы учакта коймак пешсә, самовар кайнаса, икенчесендә казан асып пылау пеште.Авыл халкы уйнап, биеп арыганнан соң, кайнар чәй белән коймактан авыз иттеләр.Бәйрәмнең азагында исә пылау да пешеп чыкты. Кыскасы, бу көнне авыл халкы рәхәтләнеп бәйрәм итте.