Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Кыш бабайдан күңелле уеннар (интеллектуаль уеннар)

  Г.Тукай исемендәге башлангыч класс укучылары өчен каникулның беренче көне гаять күңелле узды.Чөнки мәктәпкә кыңгыраулы атларын җигеп Кыш бабай, Кар кызы һәм Акбай кунакка килде.Балаларның күңелләрен күрергә китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әнә шулай, әкият геройлары булып киенеп килделәр.Алар укучыларны якынлашып килүче яңа ел белән котладылар, узып баручы елны тырышып укуларын, яхшы булуларын барысын да белеп торуларын искәртеп уздылар.Кышның салкыннарыннан куркып өйдә ятмаска, чана, чаңгыда шуарга, саф һавада күбрәк булырга куштылар.Аннан инде Кыш бабай белән Кар кызы командаларына бүленеп, балалар төрле конкурсларда катнаштылар, биеделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.Ахырдан укуыларга баллы күчтәнәчләр тапшырылды һәм истәлеккә Кыш бабайның җигүле аты янында фотога төштеләр.Чара укучыларга бик ошады.