Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Китапханә — серләр дөньясы.

      Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур.Белемнең күп өлешен кеше үзлегеннән шөгыльләнеп, китаплардан ала.Безнең китапханәгә йөрүче укучылар да үзлекләреннән  күп укыйлар, белемгә теләкләрен  югалтмыйлар.Малайлар күбрәк физика, техника буенча мәгълүмат белән кызыксыналар.Хәзерге буын яшьләре  белемнәрен арттырырга, үзләре  өстендә эшләргә, ягъни эрудицияле булырга тиеш дип саныйм.