Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Бердәм урман утырту көне" (табигатьне саклау акциясе)

Агач-куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән.Шул сәбәпле яз-көз айларында  төрле акцияләр оештырыла.Бу акциянең  берсе - Татарстанда агач  утырту көне.  Әлеге акциянең максаты - урманнарны үстерү генә түгел, ә халыкта аңа карата сакчыл караш тәрбияләү, игътибарны табигатьне саклау проблемаларына юнәлтү.Безнең Ашытбаш авыл мәдәният хезмәткәрләре дә бу эштән читтә калмады.Чиләк, көрәк алып агач һәм куаклар утыртып чыктык.Барлыгы 50 төп агач һәм куак утыртылды.