Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Кыңгыраулы мәктәп елларына, алып кайта мине уйларым!"

Укытучы хезмәте - авыр да, жаваплы да,шул ук вакытта кызыклы да.Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк  тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күнелен, йөрәк җылысын салган тынгысыз, көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала.

            Безнең Арча  районы Ашытбаш  гомуми урта белем бирү мәктәбендә дә чын дәрәҗәсендә бу бөек исемгә лаек укытучылар бик күп.Мәктәптә укытучыларның һәммәсе дә безнең өчен бик якын.Бүген, 5нче октябрь көнне, без – мәдәният хезмәткәрләре аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, чәчәкләр бүләк иттек.Китапханәдә “Кыңгыраулы мәктәп елларына, алып кайта минем уйларым!..” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды.Анда укытучылар һөнәрен яктырткан әсәрләр, шигырьләр, матбугат матераллары урын алды.