Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Әдәп төбе- матур гадәт!”(әдәби диспут)

25нче сентябрь көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш төп гомумбелем мәктәбенең башлангыч класс укучылары өчен “Әдәп төбе- матур гадәт!” исемле чара үткәрелде. Ул башка балалар белән аралашуда әдәплелеккә өйрәтү, мактанмау, масаймау, тупас булмау, кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәт сыйфатлары тәрбияләү максатларыннан чыгып башкарылды. Укучылар   “Әдәплелек иле”нә сәяхәт иттеләр. Китапханәче аларга китапханәгә яңа кайткан китапларны тәкъдим итте, төрле әкиятләрдән өзекләр укыды. Әкияттәге геройларда начар сыйфатлар бар икән, әгәр дә алар тәртипсезләр икән,  укучылар кул чабарга тиеш булдылар. Балалар бу геройларның хаталарын табып  төзәттеләр,андый начар сыйфатларга ия булырга ярамаганлыгына төшенделәр. Матур сүзләрдән кәеф күтәрелә, ә тупас сүзләр, кактус энәләре кебек, авырттыра.Шуңа күрә бер-берең белән дус, тату, әдәпле булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.