Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Алар табигатькә яз алып кайта!”(зооботаник викторина)

10 апрель көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә “Алар табигатькә яз алып кайта!” дигән зооботаник викторина үткәрелде.Чара укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, баланың фикерләү сәләтен үстерү, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү максатларыннан чыгып оештырылды.Анда Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты.“Табышмаклар әйтәм, җавабын тап”, “Кем тизрәк”, “Өч иҗектән торган кош исемнәрен язарга”, ” Кош тавышларын тану” кебек конкурслар үткәрелде.Бу конкурсларда укучылар зур кызыксыну белән катнаштылар, җиңеп тә чыктылар.