Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Бер рәхмәт - мең бәладән коткарыр!” (тәрбия сәгате)

11 гыйнвар - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "Рәхмәт" көне.Шул уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә “Бер рәхмәт - мең бәладән коткарыр!” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Китапханәгә иң актив укучыларыбыз җыелды.Күбебез бу тормышта "җылы сүзләрнең" мәгънәсе турында уйланып тормыйбыз.Ләкин ул сүзләрнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы күренеп тора - кешеләр ул сүзләр аша бер-берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәннәрен күрсәтәләр һәм күңелләрдә яхшы тойгылар гына уяталар.Кешеләр белән очрашкач, исәнләш!, иртән торгач, хәерле иртә телә, тәмле телле бул, кешеләрнең хәтерен калдырсаң, гафу үтен,  ярдәмчел бул, һәм башка күп кенә яхшы сыйфатлар турында сөйләшү үткәрдек, мисаллар китердек. Бу көнне бер-беребезгә "җылы сүзләр" генә әйтик, салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарына җылы өләшик, дигән нәтиҗә чыгарып, укучылар белән саубуллаштык.