Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Намусына тугры кеше, сынауларда сынмый икән!"

    3 нче декабрь - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан инвалидлар декадасы уздырыла. Янәшәбездәге ярдәмгә мохтаҗларның, дүрт стена арасында яшәргә мәҗбүр булганнарның моң-зарларын ишетергә вакытыбыз  калмый диярлек. Шул форсаттан форсаттан чыгып, тумыштан инвалид- Ситдиков Рөстәм исемле китап укучының өенә барып, хәлләрен сораштык, дөньяда баручы вакыйгалар белән таныштырып үттек һәм ул яратып укый торган журналлар, китаплар алып килдек.

    1нче декабрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре 9нчы класста укучы, тумыштан инвалидлык төркеменә ия Хабибуллина Хәния исемле укучы өчен очрашу-сюрприз оештырырга булдык.Хәниянең үзенә алдан әйтмичә генә, аны мәдәният йортына алып килдек.Ә аны биредә кклассташлары, дуслары һәм без-мәдәният йорты хезмәткәрләре каршы алдык.Классташлары аңа булган җылы фикерләрен шигъри юллар белән җиткерделәр һәм үзләренең бүләкләрен тапшырдылар.Аны яратуларын, хөрмәт итүләрен, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булулары хакында әйттеләр.