Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Китаплы җәй"

Ашытбаш авыл китапханәсендә "Китаплы җәй" дигән чара узды. Китапханәгә лагерьга йөрүче укучы балалар чакырылган иде. Китапханәче балаларга укуның файдасы турында сөйләде. Балалар китапханә фондыннан яңа, матур балалар китаплары белән таныштылар. «Балалар язучыларын беләсезме?” викторинасында, төрле конкурсларда укучылар бик теләп катнаштылар. Ел фасыллары турында мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. «Җәй көне укыйбыз!» исемле китап күргәзмәсеннән  балалар яраткан әсәрләрен бик теләп сайладылар.