“Хәтерлик, онытмыйк!” хәтер сәгате
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган 22 июнь көне - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә. Безнең бурыч - бу сугыш турында истәлекне саклау, аны безнең балаларыбызга, оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга җиткерү. Чөнки без аларны, яклаучыларыбызны һәм коткаручыларыбызны хәтерләгәндә, аларның даны- мәңгелек. Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, балалар белән бергә сугышчылар хөрмәтенә обелискка чәчәкләр куйдык, һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдык.