Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт

6 июньдә, Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел. Ул бөтен чорларга даһи, рус һәм дөнья әдәбияты классигы. Аның исеме һәркемгә таныш. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә рәсем конкурсы үткәрде. Иң элек язучының биографиясе, иҗаты буенча кыскача күзәтү ясалды. Аның шигырьләре, әкиятләре искә төшереп үтелде. Аннан балалар асфальтка төсле акбурлар     белән Пушкин әсәрләрен иҗат иттеләр.