Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Яшәү чыганагы- балалар!”

    1 июньдә бик матур җылы бәйрәм- халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.Чараның төп максаты - күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү. Бу бәйрәмне үткәрү- безнең Ашытбаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йортының традициясенә әйләнә бара. Менә быел да, мәдәният йортының ял бакчасына  төрле яшьтәге балалар һәм авыл халкы җыелган иде. Иң элек балаларны бәйрәм белән котладык. Аннан инде балалар үзләре алдан әзерләп килгән шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр. Ә бәйрәмнең икенче өлешендә исә төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Уенда катнашкан һәр балага бүләкләр бирелде. Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.