Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Сабантуйга бүләк җыю

    Июнь башы –  Сабантуйлар чоры. Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китә. Без дә әлеге матур гадәт буенча 2 җигүле ат белән авыл урамнары буенча, гармуннар уйнатып, йорттан йортка кереп Сабантуйга бүләк җыйдык. Авылыбызның оста гармунчысы Рәис абый Шәкүровның дәртле көйләре әлеге матур йоланың бизәгенә әверелде. Йорт хуҗалары бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп алды. Бүләк җыю йоласы  күңелле итеп, шау-гөр килеп узды.