Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

«Балаларга сугыш турында укыйбыз»

       7 майда Ашытбаш авыл китапханәсе дүртенче тапкыр «Балаларга сугыш турында укыйбыз» XIII халыкара акциясендә катнашты. Акция нигезендә 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге балаларга һәм яшүсмерләргә сугышның иң аянычлы эпизодлары турында кычкырып уку тора. Чара башында китапханәче сугышның ничек башлануы, анда нинди илләрнең катнашуы турында кечкенә тарихи белешмә бирде. Укучылар  Л. Кассиль, С. Алексиевич, А. Митяев, Н. Федоров, М. Зощенко, С. Алексеев әсәрләрен укыдылар.