Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Гаилә һәм аның күркәм гадәтләре".

18нче май көнне  Ашытбаш мәдәният йортында "Гаилә һәм аның күркәм гадәтләре"  дип исемләнгән матур, эчтәлекле чара булып узды. Иң элек гаилә темасын яктырткан китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм киң катлам укучыларга тәкъдим ителде. Парлап килүче гаиләләргә төрле кызыклы сораулар бирелде, тулы җаваплар да алынды. Озак еллар парлап матур гомер кичерүчеләр буларак, гаиләләр үзләре дә хәзерге үсеп килүче яшь буынга теләкләрен җиткерделәр, киңәшләрен бирделәр. Кичәдә якташыбыз Сания  Әхмәтҗанованың " Парлы гомер" шигыре, Г. Галиеваның "Газзәбану" әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Әлеге очрашу укучылар башкаруындагы җыр һәм биюләр белән чиратлашып барды.