Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Җиңү көне- олы бәйрәм бүген” бәйрәм кичәсе

      8нче май көнне Ашытбаш мәдәният йортында Җиңүнең 79 еллыгына багышлап бәйрәм чарасы үткәрелде. Фойега  “Батырлар даны-мәңгелек!”, “Безнең заман герое” дигән китап күргәзмәләре эшләп куелды  Һәм авыл халкына тәкъдим ителде. Тантаналы чараны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы ачып җибәрде. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Хәбибуллин Р.Х. тамашачыларны бәйрәм белән котлады. Кичәдә  Г.Тукай исемендәге төп гомумбелем мәктәбе укучылары чыгыш ясады.Сугыш темасына багышланган шигырьләр, җырлар, болар барысы да халык күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйбыз. Бәйрәмне карарга  сугыш чоры балалары һәм авыл халкы килгән иде.