Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Язлар безгә Тукай белән килә!” әдәбият сәгате

    Белгәнебезчә, 26нчы апрельдә Г.Тукайның туган көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан, укучыларны китапханәгә әдәбият кичәсенә чакырдык. Иң элек китап күргәзмәсе эшләп куелды. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар, аның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә әсәрләре тәкъдим ителде. Китапханә укучылары Габдулла Тукайның биографиясе һәм иҗаты, аның авыр язмышы турында әдәбият, башка язучыларның һәм шагыйрьләрнең Тукай турында фикерләре белән таныштылар. Чарада язучының табигать, туган якка мәхәббәт, намуслылык һәм гаделлек турында әкиятләре, шигырьләре, әсәрләре яңгырады. Ахырдан, гимнга әйләнгән “Туган тел” җырын җырладылар.