Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Китаплы гаилә-гыйлемле гаилә!”

   Гаилә елы уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы авыл китапханәләре арасында "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә!" дип исемләнгән иҗади конкурс игълан иткән иде. Бүген шуның чираттагысы Туфан Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсендә үтте. Әлеге чарада 8 авылдан килгән китап  сөюче гаилә чыгыш ясады. Ә Ашытбаш авыл китапханәсенең данын иң актив китап укучы  Яббаровлар гаиләсе яклады. Гаиләләр 4 төрле номинациядә көч сынаштылар.

     Һәм, ниһаять, никадәр йокысыз төннәр, никадәр тынгысыз көннәр артта калды, безнең Яббаровлар "Иҗади гаилә" номинациясендә җиңүче дип табылды. Әлеге гаиләгә чын күңелдән рәхмәт хисләремне белдерәм. Сез чыннан да бик күркәм, иҗади гаилә. Киләчәктә дә шулай матур тату гаилә булып, сәламәтлек белән, тигезлектә, тынычлыкта, балалар куанычына шатланып яшәргә язсын сезгә!