Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Г.Гыйльманов “Кәнфитләр патшалыгында”(әдәби композиция)

Ноябрь аенда балаларны язучы Г.Гыйльманов иҗаты белән якыннан таныштыру, икмәккә ихтирам тәрбияләү,миһербанлылык, шәфкатьлелек хисләре уяту максатыннан, укучылар белән язучы Г.Гыйльмановның “Кәнфитләр патшалыгында” исемле әсәрен сәхнәләштереп күрсәттек.Язучының иҗатына багышлап китап күргәзмәсе ясап куелды.Күргәзмәгә күзәтү ясалды.Язучының башка әсәрләре белән танышасылары килсә, китапханәдән алып укырга була икәнлеге искәртелде.Әсәрне сәхнәләштерүдә 4-6 класс укучылары катнашты.Укучылар бу әсәрне бик кызыксынып, чын күңелдән уйнадылар.Тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.