Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Язның беренче хәбәрчеләре

     1нче апрель – кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Ашытбаш  авыл китапханәсендә мәдәният йорты  белән берлектә кошлар көненә багышланган танып-белү сәгате үткәрде. Балалар кошлар турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белделәр, тема буенча табышмакларга җаваплар таптылар һәм ребуслар чиштеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, “Кошны таны” уенын уйнадылар.