Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Исемнәр бакчасында" конкурс

         28нче октябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә кеше исемнәрнең тарихын өйрәнү, аларны тормышта гамәли кулланырга өйрәнү, укучыларның үз исемнәрен бозып,русчага якынайтып әйтергә омтылу гадәтләрен дә истә тотып “Исемнәр бакчасында!” исемле кичә-конкурс үткәрелде. Кеше исемнәре күренекле татар – башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич әйткәнчә, гаҗәеп бер бакча ул. Ш.Бабичның бер шигырен “Исемнәр бакчасында” дип атап, байтак кына хатын-кыз исемнәренә карата күңел түрендә уелып калырдай шигъри юллар язуы билгеле.Күргәзмәгә Ш.Бабичның “Исемнәр бакчасында”, Г.Саттаровның “Исемең матур, кемнәр куйган?”, ”Татар исемнәре ни сөйли?” китаплары һәм газета-журнал материаллары куелды. Исем компонентлары ярдәмендә кушма исемнәр төзеп яздылар.Ш. Бабичның “Исемнәр бакчасында” шигырен сәнгатьле уку ярышы үткәрелде.Кичәдә кеше исемнәре кергән җырлар, шигырьләр искә алынды.Һәр укучы үзенең исеменең нинди мәгънә аңлатуын исенә төшерде.

     Чыннан да, кешегә бирелгән исем бит ул баш хәрефтән башлап язылырга тиешле, ул гади бер сүз генә түгел. Исем кешегә гомергә йөртү өчен бирелә. Исем кешене бизәргә, матурларга, аны баетып, тулыландырып яшәргә тиеш. Исем җисеменә туры килсен, - ди халык.