Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Яз, чәчәкләр, гүзәллек бәйрәме!" тематик кичә

  6 нчы март көнне Ашытбаш мәдәният йортында халыкара хатын-кызлар көненә багышланган кичә булып узды. Иң элек фойега  теманы яктырткан китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм киң катлам укучыларга тәкъдим ителде. Әлеге бәйрәмдә хатын-кызларга дан җырлаучы шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр, моңлы җырлар тәкъдим ителде. Шулай ук бию түгәрәгенә йөрүче укучылар матур биюләрен бүләк итте. Чараның икенче өлешендә чәчәк ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Теләкләре булган гүзәл затларыбыз фоамираннан роза чәчәкләре ясарга өйрәнде.Чара бик файдалы һәм күңелле узды.