Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Дуслык орлыклары чәчик” тематик кичә

    23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Ашытбаш мәдәният йортында тематик кичә үткәрелде. Чарада мәктәп укучылары, авылның үзешчән артистары катнашты. Язучы А.Әхмәтнең бер пәрдәлек “Дуслык” комедиясен тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Чара җыр һәм биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды.