“Туган телем – татар теле, халкым теле – хаклык теле!”
21нче февраль – халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә 5-7нче класс укучылары өчен кокурс үткәрелде.Укучылар 2 командага бүленеп үзләрен тапкырлыкта, зирәклектә сынап карадылар, күп кенә биремнәрне тиз һәм төгәл үтәп чыктылар.Чарада туган телебез турында шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр яңгырады.Әлеге конкурс укучыларга бик ошады.