Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Яңадан мәхәббәт турында!"

16 февраль көнне 19.30 сәгатьтә Ашытбаш авыл китапханәсендә яшьләр өчен Изге Валентин көненә багышланган чара узды. Кунаклар өчен "Мәхәббәт турында китаплар укыгыз" дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм укучыларга тәкъдим ителде. Чара башында авыл китапханәсе мөдире Изге Валентин көне бәйрәме тарихы турында сөйләде. Балалар бу көнне төрле илләрдә, гашыйклар бер-берсенә бүләк итүләре, бөек кешеләрнең мәхәббәт хакына кылган гамәлләре турында таныштылар. Чарага килүчеләр  төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар. Мәсәлән, «Сынган йөрәк» конкурсында парларга өзелгән йөрәкләр булган конвертлар таратылды, аларны тизрәк бербөтен итеп җыярга кирәк иде. «Золушка балы» конкурсында кызлар үзләренә ошаган төймәне дә сайлап алдылар һәм аны тукымага оста итеп тектеләр.

 Чара күңелле атмосферада узды һәм барлык катнашучыларга шатлык һәм мәхәббәт хисе бүләк итте.