Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

"Татарстанның тарихи һәм мәдәни урыннары"(мәдәни дәрес)

Һәр ел саен Татарстан фән һәм мәдәният министрлыгы тарафыннан башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәни көндәлекләр эшләп чыгарыла.15нче сентябрь көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш төп гомум белем бирү мәктәбендә мәдәни көндәлекләрне тапшыру тантанасы булып үтте.Авыл китапханәчесе Сабитова Т.А. укучыларны яңа уку елы белән котлады һәм презентация ярдәмендә  “Татарстанның тарихи-мәдәни урыннары” дигән кызыклы сәяхәт үткәрде.Укучыларга тарихи-мәдәни урыннарга бару кешегә ни өчен кирәк?,- дигән проблемалы сорау бирелде.Укучылар бу уңайдан үзләренең фикерләрен җиткерделәр.Мондый урыннарга сәяхәт кешегә рухи азык бирә, тирә-юньне танып белергә өйрәтә, сөйләм телен үстерә, мәдәниятен баета икән дигән нәтиҗә ясалды.Азактан укучыларның һәрберсенә мәдәни көндәлек тапшырылды һәм бу көндәлек белән ничек эшләргә икәнлеге  аңлатылды.