Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Хәтерлик, онытмыйк!” патриотик сәгать

    Илебездә 22нче июнь – хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан, Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән авылыбызның яу кырыннан кайтмый калган батырларын, шулай ук районыбыздан чыккан батырларны искә алып үттеләр.Укучы балаларга сугышның иң зур афәт икәнен, тыныч тормышның кадерен белергә кирәклеген төшендеререгә тырыштык. Аннан укучылар белән “Хәтер шәм”ен кабыздык, һәйкәлгә чәчәкләр салдык.