Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Экологик сукмак буйлап... квест-уен

17 нче июнь көнне лагерьдә йөрүче балалар өчен экология буенча кызыклы чара үткәрелде. Чара башында укучыларга “Нәрсә ул экология?”, - дигән сорау бирелде. Балалар бу сорауга дөрес итеп җавап бирделәр.Табигать, әйләнә- тирә мөхит, анда тереклек итүчеләр турында әңгәмә үткәреп алдык. Аннан укучыларга төрле биремнәр язылган карточкалар таратылды. Алар бу биремнәрне тиз арада чишәргә тиеш булдылар. “Бу нинди җәнлек”, “Табышмак әйтәм-җавабын тап!”, “Мине таны!”, “ Бу кайсы кош?” һәм башка шундый биремнәрне зур кызыксыну белән үтәп чыктылар.