Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Сабантуйга бүләк җыю.

    Сабантуе- татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе санала.Ә бәйрәмгә бүләк җыю исә, шулай ук борынгыдан килгән йола, гореф-гадәт. 3нче июнь көнне Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре  2 җигүле ат, балалар белән милли йола буенча сабантуена бүләк җыярга чыктык. Йорттан-йортка кереп, аларны бәйрәм белән котлап, дөньяларның  тыныч булуын теләп, сабантуйга чакырып йөрдек. Һәр хуҗалык исә бәйрәмгә дип атап, алдан әзерләп куелган бүләген, балаларга тәм-томын өләште.