Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Гөрләп узган балачак-күңелләрдә мәңге калачак!”

   1нче июньдә Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәләр.Шул уңайдан Ашытбаш  мәдәният йорты каршында балалар өчен күңел ачу чарасы үткәрелде. Бәйрәмне китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәмдә квестлар, эстафеталар, кызыклы конкурслар һәм Сабан туенда гына уйнала торган уеннар: кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек уеннар үткәрелде. Балалар барысы да бик теләп уеннарда катнаштылар, бүләкләр алдылар. Әлеге бәйрәм бик күңелле, матур үтте. Чарада 30 бала катнашты.