Музейда экскурсиядә
18нче май - Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Ашытбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре Кушлавыч авылында эшләп килүче Тукаевлар музей - йортына сәяхәт кылды. Кушлавыч авылына килеп керүгә беренче булып "Мулла" чишмәсенә бардык, саф сулы салкын чишмә суыннан авыз иттек. Киләсе тукталыш - Тукаевлар музей - йорты иде. Анда килеп керүгә безне Мөхәммәтшина Ләйлә Мөнир кызы бер сулыштан Тукай дөньясына алып кереп китте. Ул шулкадәр матур итеп сөйләде, хәтта вакытның узганын сизмәдек тә.