Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Экологик акция “Чиста яр буе”.

    “Чиста яр буе“ акциясе күптән түгел генә игълан ителсә дә, без әлеге экологик чарада ел саен катнашып киләләбез. Акция кысаларында сулыкларны, елга-күл буйларын чистарту, тәртипкә китерү күз уңында тотыла.

16нчы май көнне Ашытбаш авыл китапханәсе  һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл җирлеге белән берлектә елга буйларын тәртипкә китерү буенча өмәгә чыктылар. Хезмәткәрләр бердәм булып эшкә тотындылар һәм, үз мөмкинлекләреннән чыгып, яр буйларын чүп – чарлардан чистарттылар.