Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Галиябану һәм Хәлил- иске гадәт- йола корбаны!”

15нче май - Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Гаилә ничек барлыкка килә? Беренче чиратта яратудан һәм бер береңне хөрмәт итүдән. Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре югары класс укучылары белән бик четерекле темага багышланган китап укучылар конференциясе үткәрде. Тема буенча китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм яшьләргә тәкъдим ителде.

     Хәлил белән Галиябану икесе дә бәхеткә лаек. Ләкин бәхетсезлек упкынына очалар. Галиябану һәм Хәлил мәхәббәте нинди каршылыкка очрый? Туачак бәхетне нәрсә җимерә?

    Әсәр геройларын күздә тотып, 20 йөз башы егетләрен, кызларын  21 гасыр  яшьләре белән чагыштырып, ни әйтә аласыз? Бер гасырлык чорда кешеләр кеше буларак үзгәргәнме?  Укучылар белән әнә шундый сорауларга җавап эзләдек. Яшьләр бу очракка карата үзләренең фикерләрен җиткерделәр.