"Табигать - уртак йортыбыз!"
Хәзерге заманда кешенең табигатькә карата саксыз карашы һәм мөнәсәбәте аркасында глобаль экологик проблемалар туды. Әгәр кешелек җәмгыяте якын киләчәктә табигатьне сакларга өйрәнми икән, алар үз – үзләрен һәлак итәчәкләр. Моның өчен иң башта кешедә экологик культура һәм җаваплылык хисе тәрбияләргә кирәк. Ашытбаш авыл китапханәсендә "Табигать - уртак йортыбыз!" дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Биредә экологиягә кагылышлы китаплар, шулай ук илебезнең флора һәм фаунасы турындагы әдәбият урын алды.