Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Тынычлык тели илем” бәйрәм тантанасы

8нче май көнне  бөек җиңүнең 78 еллыгына багышлап тантаналы чара үткәрелде. Бәйрәмне мәктәп, мәдәнинят хезмәткәрләре белән берлектә үткәрде. Иң элек чарага җыелган халыкны Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Хбибуллин Рәдис Харис улы бәйрәм көне белән котлап, үзенең җылы теләкләрен җиткерде.Аннан сүз районнан килгән вәкил Гатиятов Ренат Мансур улына бирелде. Бәйрәм укучы балаларның чыгышлары белән дәвам итте.Югары класс укучылары һәйкәлгә венок салдылар. Сугышта үлеп калган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Мәдәният хезмәткәрләре килгән кунакларга георгий ленталары такты, сугыш чоры балаларына чәчәкләр өләште. Чарага багышлап китап күргәзмәсе эшләп куелды һәм киң катлам укучыларга тәкъдим ителде.