Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

“Күңелләрдә син- Тукай” квест-уен

26нчы апрельдә киң җәмәгатьчелек бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсе дә мәдәният йорты белән берлектә, башлангыч класс укучылары өчен кызыклы чара үткәрде. Укучылар белән кыскача язучының биографиясен искә төшереп уздык. Аннан балалар Тукай әсәрләре буенча төрле биремнәрне үтәделәр, табышмаклар чиштеләр. Викторина сорауларына җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр. Чара ахырында “Туган тел” җырын башкарып, әкият геройлары белән истәлеккә фотога төштеләр.